Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Футбол турнирының финалында «Ризван» мәчете җиңде
Футбол турнирының финалында «Ризван» мәчете җиңде
(Казан, 7 август, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Кичә «Хезмәт резервлары» стадионында узган ел вафат булган ТР Футбол федерациясе президенты Фәрит Хәбриев истәлегенә багышлап Казан мәчетләре арасында футбол турнирының финал уеннары узды.
Казан мәчетләре арасында җәйге футбол уеннары буенча чемпионат исеменә «Ризван» һәм «Сөләйман» мәчетләре көрәште. Нәтиҗәдә 1:0 исәбе белән «Ризван» мәчете җиңде.
Уен тәмамлаганнан соң, стадионда Фәрит Хәбриев рухына дога кылынды. Казан шәһәренең физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев беренче урынны яулаган «Ризван» мәчетенә күчмә Кубокны һәм уенчыларга грамоталар тапшырды. Шулай ук икенче урынны яулаган «Сөләйман», өченче урынны алган «Нурислам» һәм дүртенче урынга лаек булган «Казан нуры» мәчетләренә дә бүләкләр, аерым алганда грамоталар һәм туплар бүләк ителде. Аларны тапшыруда Фәрит Хәбриевнең улы Руслан да катнашты. Руслан Хәбриев үзе дә «Казан нуры» мәчете командасы составында уйнады.
ТР баш казые ярдәмчесе, «Казан нуры» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров мондый уеннар киләчәктә дә дәвам итәчәк дип белдерде. «Бу Казандагы мөселманнарны бергә туплар өчен оештырыла. Мөселманнар да башкалар кебек сәламәт тормышка омтылалар», - диде ул. Шулай ук ул әлеге уеннарны оештыруда ярдәм иткән Казан шәһәре физик культура һәм спорт комитеты, «Хезмәт резервлары» стадионы, «Хезмәт резервлары» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективына рәхмәтен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз