news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Футбол турниры вакытында куркынычсызлык тәэмин иткән Росгвардия вәкилләре бүләкләнде

Росгвардиянең сигез хезмәткәре сержанттан полициянең өлкән прапорщик дәрәҗәсенә күтәрелде.

(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). Татарстан Росгвардиясе хезмәткәрләре футбол турниры – FIFA 2017 Конфедерацияләр кубогында куркынычсызлыкны тәэмин иткән өчен бүләкләнде. Бу хакта Татарстан Росгвардиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Идарә җитәкчесе Роман Гордеев Росгвардиянең сигез хезмәткәрен сержанттан полициянең өлкән прапорщик дәрәҗәсенә күтәрелүләре белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Хезмәткәрләр FIFA 2017 Конфедерацияләр кубогында куркынычсызлыкны тәэмин итүдә зур тырышлык куйган.

Фәрман Росгвардия территориаль идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гомәров тарафыннан имзаланган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot