news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол турниры вакытында Казанда ВИЧка тест узу үзәге эшли

Бер көн эчендә 100ләп кеше тест узган инде.

Футбол турниры вакытында Казанда ВИЧка тест узу үзәге эшли
Рамиль Гали
(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы вакытында Казанда ВИЧка тест узу буенча махсус үзәк хезмәт күрсәтә. Бу хакта турнирга аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җиткерде.
 
“Башкалада узган барлык зур чаралар вакытында да ВИЧка каршы профилактика буларак пропаганда юнәлешендәге төрле чаралар уздырыла. Дөньякүләм футбол турниры вакытында да эш бара. Әйтик, кичә Бауман урамында коммерцияле булмаган “Яңа гасыр” офисы ачылды. Биредә ВИЧка бушлай тест узу бүлеге дә урнашты”, – дип сөйләде Гадел Вафин.
 
Министр сүзләренә караганда, әлеге бүлек 28 июньгә кадәр хезмәт күрсәтәчәк. Ул “Родина” мәдәни-күңел ачу бинасында урнашу белән дә отышлы. "Үзәкнең урыны яхшы сайланган – биредә халык күп йөри”, – диде министр.
 
Монда кунаклар гына түгел, шәһәр халкы да аноним рәвештә бушлай тест уза ала. Кан тапшырып, тест узу процесы берничә минут эчендә башкарыла.
 
Сүз уңаеннан, үзәктә төрле осталык дәресләре һәм лекцияләр дә уздырыла. Бер көн эчендә 100ләп кеше тест узган инде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100