news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол турниры үткән көннәрдә Казансу елгасында йөзү чикләнә

Казансу елгасында Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре кизү торачак.

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). Конфедерацияләр кубогы үткән көннәрдә Казансу елгасында кече суднолар йөзү тыела, дип хәбәр итә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы эшләре буенча министрлыкның матбугат хезмәте.

Казанда Конфедерацияләр кубогы үткән көннәрдә куркынычсызлык булдыру максатыннан Казансу елгасында кече суднолар хәрәкәтенә тыю кертелә. Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә:

2017 елның 18 июнендә 13.00дән 23.00 сәгатькә кадәр;
2017 елның 22 июнендә 16.00дән 2017 елның 23 июнененең 02.00 сәгатенә кадәр;
2017 елның 24 июнендә 13.00дән 23.00 сәгатькә кадәр;
2017 елның 28 июнендә 16.00дән 2017 елның 29 июнененең 02.00 сәгатенә кадәр Казансу елгасында Ленин дамбасыннан Чуйков-Гаврилов урамнары чатларына кадәр булган арада кече суднолар, паруслылар, ял итә торганнар, спорт төрендәгеләр, гидроцикл, байдарка һәм ишкәкле көймәләрдә йөзү тыела.

Күрсәтелгән урыннарда Татарстан Республикасы буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре кизү торачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100