news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол мундиале вакытында Казан Кремлендә рухи музыка концерты була

Эльвира Камалова әйтүенчә, православие музыкасыннан кинәт мөнәҗәтләргә күчештән бик кызыклы концерт килеп чыга.

Футбол мундиале вакытында Казан Кремлендә рухи музыка концерты була
Александр Эшкинин

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Футбол мундиаленең мәдәни программасы кысаларында, Казан Кремлендә ачык һавада, төрле милләт һәм конфессияләр музыкасын колачлаган “Музыка веры” VII Халыкара рухи музыка фестивале концерты була. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте.

Ул Казан Кремлендә 26 июньдә узачак бу концертның таң калдырырлык булачагына ышандырды. Аның асылы – төрле стильләрнең бергә үрелеше. “Мартынов һәм Татарстан композиторы Яруллинның “Заповеди блаженства” әсәре православие гыйбадәтләре белән микс итеп биреләчәк. Әйтик, “Половецкие пляски” башлана да, аннары татарча мөнәҗәтләр белән тәмамланачак. Болар барысы да кичен төрле уен кораллары белән башкаруда яңгыраячак”, - дип белдерде Эльвира Камалова.

Аның әйтүенчә, православие музыкасыннан кинәт мөнәҗәтләргә күчештән бик кызыклы концерт килеп чыга.

Эльвира Камалова 12 июньдә бу фестивальнең Зөядә уздырылганын, 21 июльдә Болгарда үткәреләчәген әйтте.

Аның фикеренчә, Татарстанда төрле стильләр һәм жанрлар үрелеше – республиканың көндәшлеккә сәләтлелек үзенчәлеге. “Бездә барлык стильләр һәм жанрлар да бар. Безнең бурыч – төрле юнәлешләрне күрсәтү”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100