news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Футбол матчына билет белән җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак
Конфедерацияләр кубогы вакытында Универсиада һәм Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты тәҗрибәсе кулланылачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

Султан Исхаков
(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Футбол буенча Конфедерация кубогы вакытында Казан халкына шәхси автомобильдән җәмәгать транспортына күчеп утырырга киңәш итәләр. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татартсанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров җиткерде.
“Җәмәгать транспортында спорт объектларына барып җитү күпкә тизрәк һәм уңайлырак булачак. Чөнки җәмәгать транспорты спорт объектларына мөмкин кадәр якынрак барачак. Ә шәхси транспортның андый мөмкинлекләре булмый. Бу мәсьәләдә без Универсиада һәм Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты тәҗрибәсенә таяначакбыз”, – диде Андрей Егоров.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, матч узган көннәрдә җәмәгать транспортының эш вакыты озайтыла һәм алар уен төгәлләнеп, 4 сәгать вакыт узганчы хезмәт күрсәтәчәк. Ә кулында футбол матчына билет яисә тамашачы паспорты булганнар шул көндә чикләнмәгән күләмдә җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак. Бушлай йөрү автобус, метро, трамвай, троллейбус һәм аэропорттан йөрүче электричкага да каралган.
“Шәхси транспортта йөрүчеләр автомобильләрен юл уңаендагы парковкаларда калдыра алачак”, – ди Егоров.
Белеп тору өчен: матч вакытында Казанның 3 нче транспорт дамбасы барлык төр транспорт хәрәкәте өчен дә тулысынча ябык булачак. Футбол буенча Конфедерация кубогы матчлары 17 июнь – 2 июль көннәрендә Россиянең дүрт шәһәре – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot