news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Футбол матчларында куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләрендә илдәге хокук сакчылары киңәшә
Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе 2 көн барачак
Скопировать ссылку
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Футбол матчларында куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләрендә бүген ТР буенча Эчке эшләр миинстрлыгы базасында Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе башланды.
Анда спорт объектларындагы хокук тәртибенең хәзерге хәле, 2009/2010 еллар сезонында спорт ярышлары уздырганда җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комплекслы чараларны гамәлгә ашыру, футбол матчларында хокук тәртибе сагын һәм куркынычсызлык тәэмин итү буенча кичектергесез чаралар, уеннар барышында экстремистик юнәлешле очракларны булдырмас өчен эчке эшләр органнарының эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр карала. Шулай ук, футбол матчлары уздырганда кунак командаларның җанатарларын каршы алу, урнаштыру һәм шәһәр белән таныштыру барышында аларны озата бару, тагын хокук бозуларын кисәтү тәртибе мәсьәләләрендә фикер алышулар була.
Спорт чараларын куркынычсыз үткәрү һәм спорт клублары җанатарлары арасында хокук тәртибе бозуларны кисәтү буенча РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы тарафыннан күрелә торган чаралар, Россия спорт берлегенең шушы юнәлештәге эшчәнлеге хакында да сүз була. Россиянең Эчке эшләр министрлыгы белән Федераль куркынычсызлык хезмәтенең үзара багланышлары, куркынычсызлык тәэмин итүдә дәүләтнеке булмаган структураларның роле буенча сөйләшү ниятләнә.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүмат буенча, ике көн дәвамында барачак әлеге чарада исә Россия футбол Премьер-лигасы клубларына беркетелгән Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Россия спорт федерациясе, Россия футбол Премьер-лигасы һәм аның футбол клублары җитәкчеләре катнаша.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан алынган белешмәдә әйтелгәнчә, Казанның үзәк стадионында былтыр Премьер-лиганың 15 футбол матчы уздырылган, Чемпионнар лигасының – 3, Россия Кубогына – 1, хатын-кызлар командалары арасында УЕФА Кубогына – 2. Әлеге спорт чараларын 240 мең тамашачы караган, шул исәптән кунак командаларның җанатарлары гына да 14 меңнән артык исәпләнә. Тагын шунысы да игътибарга лаек: узган елны футбол җанатарларына карата 4 җинаять эше кузгатылган.
Җыеп кына әйтәндә, узган сезонда шундый зур спорт чараларында җәмәгать тәртибе сагына хокук сагындагы 39 меңнән күбрәк хезмәткәр җәлеп ителгән, шуларның 28 меңнән артыгы – милиция хезмәткәре, 6 меңләбе – Россия ЭЭМ эчке гаскәрләр хәрбиләре, шул исәптән 5 меңгә якыны шәхси сакчылык предприятиесе хезмәткәре булып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot