news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол матчлары көнендә җәмәгать транспорты хәрәкәте буенча үзгәрешләр билгеле булды

Уен көннәрендә, “Казан-Арена” тирәсендә уен башланырга - 4 , уен тәмамланган соң 2 сәгать дәвамында хәрәкәт чикләнә.

Футбол матчлары көнендә җәмәгать транспорты хәрәкәте буенча үзгәрешләр билгеле булды
Александр Эшкинин

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Футбол матчлары көнендә җәмәгать транспорты хәрәкәте буенча үзгәрешләр билгеле булды. Бу хакта бүген Футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт һәм элемтә Комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов хәбәр итте.

“Казан шәһәре башкарма комитетының 18 апрельдәге карары нигезендә, Чемпионат уздыру көннәрендә транспорт хәрәкәте чикләнә. Чикләүләр беренче чиратта 5 тонна авырлыктан арткан йөк машиналарына, зур габаритлы, авыр йөкләр ташучы, укыту машиналарына, заказлы кеше ташу белән шөгыльләнүче автобусларга кагыла”, - диде ул.

Марат Хисаметдинов сүзләренчә, футбол матчлары көнне, “Казан Арена” стадионы тирәсендәге районнарда, уен башланырга - 4 , уен тәмамланган соң 2 сәгать дәвамында хәрәкәт чикләнә. Шуңа бәйле рәвештә, җәмәгать транспортында йөрү буенча хәрәкәт схемасы төзеләчәк.

“Әлеге максаттан, Казанның Ямашев урамыннан вакытлыча “разворот”лар булдырылды. Болар Адоратский һәм Арбузов урамы якларыннан ике яклы “разворот”лар. Автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутлары үзләренең соңгы тукталышларына кадәр – “Ветеринария академиясе” һәм “Адоратский урамнары”на кадәр хәрәкәт итә. Шәһәр транспортлары матч тәмамланган соң да 3 сәгать хезмәт күрсәтәчәк", - диде Транспорт комитеты рәисе.

20, 24 июнь, 6 июль көннәрендә футбол матчлары 21.00 сәгатьтә башлану сәбәпле, “Казан Арена” районында җәмәгать транспорты һәм метрополитен төнге сәгать 2гә кадәр эшли. Башка көннәрдә җәмәгать транспорты үз расписаниесы буенча йөри.

“Матчлардан соң 400 автобус, 20 өч секцияле трамвай һәм 10 троллейбус хезмәт күрсәтәчәк. Шулардан 90 автобус һәм 19 трамвай Ямашев проспекты буйлап махсус куелачак. Адоратский буенча да 10 өстәмә троллейбус хәрәкәт итәчәк”, - диде Хисаметдинов.

Рәис сүзләренчә, “Казан-1” һәм “Казан-2” тимер юл вокзалларыннан “Кәҗә бистәсе” һәм “Кремль” метро станцияләрен узып, Ямашев проспекты аша Адорасткийга кадәр 48 шатл автобусы хәрәкәте көйләнәчәк.
Ул ике маршурт буенча йөриячәк. “Спорт сарае – “Кәҗә бистәсе” метростанциясе – Адоратский урамы тукталышы”.

Икенче маршрут – “Казан-2” тимер юл вокзалыннан “Тандем “ һәм “Парк хаус” аша Адоратский урамы тукталышына кадәр.

Әлеге автобусларда хәрәкәт итү бушлай. Ориентир өчен аңа Чемпионат символикасы төшерелгән була.

“Казан” гаилә үзәге янында урнашкан Җанатарлар фестивалендә катнашучыларга да шәһәрнең иң уңайлы урыны – Яшьләр үзәге тукталышыннан утырып китү мөмкинлеге булачак.

14 июньнән 15 июльгә кадәр, “Энергетика университеты” һәм “Кәҗә бистәсе” тукталышлары аша үтә торган маршрутлар төнге 12гә кадәр йөри.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100