news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол буенча Россия җылмасы "Евро-2016"ның сайлап алу этабында тәүге матчын уздыра

Россиялеләрне көндәше Лихтенштейн командасы булачак

 (Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", Илдар Райманов). Бүген кич футбол буенча Россия җыелмасы 2016 ел футбол буенча Ауропа чемпионатының сайлап алу этабы кысаларында беренче матчын үткәрәчәк. Россиялеләрнең көндәше Лихтенштейн командасы булачак.

Россия ил командасы үз тарихында икенче тапкыр "Химки аренасы"нда уйный: 3 сентябрь көнне биредә Әзербайҗан белән иптәшләрчә матч үткәрде, ул россиялеләр файдасына 4:0 белән тәмамланды.  ФИФА иң яхшы җыелмаларының август рейтингында Россия 23 нче, ә Лихтенштейн 167 нче урынны били. Элегрәк безнең командага Лихтенштейн данын яклаучы футболчылар әллә ни кыенлык тудырмаган. Россиялеләр бу көндәш белән дүрт тапкыр очрашкан һәм дүрт тапкыр җиңү  бәйрәм иткән. Шуңа да карамастан, кечкенә дәүләт кунакларыннан күңелсез сюрпризлар көтәргә була, шуңа да матчка җитди карау зарур. 2014 нче елгы дөнья чемпионатында лихтенштейнлыларның Латвия (1:1) һәм Словакия (1:1) командаларыннан очко тартып алулырын искә төшерү дә җитә.  Лихтенштейн белән матчка әзерләнү өчен Фабио Капелло җитәкчелегендәге тренерлар штабы 25 футболчыны чакырткан, алар арасында Казанның "Рубин" командасыннан ярымсакчы Мөхәммәд Оздоев белән һөҗүмче Максим Канунников та бар. Үз чиратында, Астрия белгече Рене Паурич җитәкчелегендәге Лихтенштейн тренерлар штабы командага 24 уенчы чакырткан. Россия җыелмасы Ауропа беренчелегенең финал өлешенә чыгу өчен Австрия, Швеция, Черногория, Молдавия һәм Лихтенштейн командалары белән көч сынашачак.  Россия - Лихтенштейн матчы Мәскәү вакыты белән 20.00дә башлана. Турыдан-туры трансляцияне "Россия-2" телеканалыннан карап булачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100