news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Футбол буенча Россия җыелмасы Коста-Рикага каршы уйный

Очрашу Краснодарда, яңа ачылган стадионда узачак.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ").Бүген футбол буенча Россия җыелма командасы Коста-Рика футболчыларына каршы контроль уен уздырачак. Очрашу Краснодарда, яңа ачылган стадионда үтә һәм ул 16.00 сәгатьтә башлана.

Искәртеп үтәбез: җыелмага “Рубин”нан Мөхәммәт Оздоев белән Максим Канунников та чакырылган иде, ләкин алар составка эләкмәгән.

Россия – Коста-Рика

16.00. «Краснодар стадионы»

Россия: Джанаев, Петров, Смольников, Березуцкий, Кутепов, Зобнин, Газинский, Шатов, Самедов, Ерохин, Дзюба

Коста-Рика: Навас, Гонсалес, Сальватьерра, Матаррита, Кальво, Акоста, Асофейфа, Борхес, Венегас, Б. Руис, Уренья.

news_right_1
news_right_2
news_bot