news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол буенча Россия җыелмасы ФИФА рейтингында 53нче урынга төшкән

Бер ай эчендә ил командасы рейтингта 15 позицияне югалткан.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Халыкара футбол ассоциацияләре федерациясенең (ФИФА) октябрь рейтингында Футбол буенча Россия җыелмасының позициясе начарланган. Бу хакта оешманың матбугат хезмәтенә сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.

Россиялеләр рейтингта 594 очко белән 53нче урынны били. Ә сентябрь аенда җыелма 38нче урында булган.

Беренче урынны Аргентина били, аның исәендә 1621 балл бар. Хәзерге дөнья чемпионнары саналган алманнар бер баскыч өскә күтәрелеп икенче урында бара (1465 очко).

Бразилия - өченче. Ул да 1410 балл белән бер баскыч өскә күтәрелгән.

Бельгия берьюлы ике позицияне югалтып, дүртенче булган (1382).

Беренче унлыкка Колумбия, Чили, Франция, Португалия, Уругвай һәм Испания дә кергән.

ФИФА рейтингы буенча, Согуд Гәрабстаны, Үзбәкстан, Конго, Тунис, Алжир һәм Украина кебек командалар Россия җыелмасыннан алда бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100