news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Футбол буенча Россия Премьер-лигасы матчларын трансляцияләү түләүле булачак

Футбол буенча Россия Премьер-лигасы матчларын трансляцияләү түләүле булачак

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Михаил Миронов). 2007 елда футбол буенча Россия Премьер-лигасы матчлары “НТВ+» түләүле спутник каналы буенча трансляцияләнәчәк. Бу хактагы килешүгә бүген телеканал һәм футбол буенча Россия Премьер-лигасы вәкилләре кул куярга тиеш.

Россия футболында телевидение тәүге мәртәбә клубларга реклама өчен түгел, ә турыдан-туры “сурәт” өчен түләячәк. “НТВ+” телеканалы футбол буенча Россия Премьер-лигасына, һәр турның төп уеныннан тыш, Премьер-лиганың барлык матчларын трансляцияләү хокукы өчен 23 миллион доллар тәкъдим итә. Төп уеннар “Беренче канал” буенча трансляцияләнәчәк (“Беренче канал” шулай ук һәр турдагы бер очрашуны сайлап алу хокукына ия). Моннан тыш, җирле телеканалларның да матчларны трансляцияләү хокукы бар. Мисал өчен, казанлылар “Рубин”ның үз мәйданында үткәргән очрашуларын “Татарстан – Яңа гасыр” каналында карый алачак. Мәскәүнең “ТВЦ” һәм “Столица” каналлары искәрмә булып тора. Аларның икесе дә футбол матчларын трансляцияләргә җыенмый. 11 мартта ЦСКА һәм “Рубин” командаларының очрашуы Россия чемпионатының “Беренче канал”дан күрсәтү күздә тотылган тәүге матчы булачак.

Шунысын да искәртик, элегрәк матчларны трансляцияләү хокукына ия булган “РТР-Спорт” телеканалы да футбол буенча Россия Премьер-лигасына үз тәкъдимен җиткергән. Әмма, Премьер-лиганың рәсми сайтында хәбәр ителүенчә, “НТВ+” спутник каналының тәкъдиме өстенлеклерәк дип табылган.

Спутник телеканалы вәкилләре барлык матчларны да туры эфирда күрсәтергә ниятләүләрен белдерде. Шуңа бәйле рәвештә уеннарны үткәрелү вакыты буенча таратып чыгачаклар. Моннан тыш, “НТВ+ Наш футбол» каналын, мөгаен, ике каналга бүләрләр. Футбол буенча Россия Премьер-лигасы белән килешү проектында шулай ук трансляцияләрнең сыйфатына карата таләпләр дә куелган. Компания алдында бер ел эчендә матчларны урыннардан югары дәрәҗәдә күрсәтүне тәэмин итү бурычы тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot