news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол буенча дөнья кубогы 17 майда Казанга килә

2018 елның гыйнварыннан май аена кадәр футбол буенча дөнья кубогы алты кыйтгадагы 50дән артык илдә булачак.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Футбол буенча дөнья кубогы 17 майда Казанга киләчәк. Кубокның Россия шәһәрләре буенча туры 1 майда Владивостокта башлана, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

Футбол буенча дөнья кубогы туры 9 сентябрьдә Мәскәүнең «Лужники» Олимпия комплексында старт алды, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Трофей Россиянең 24 шәһәрен урап чыкты. 2018 елның гыйнварыннан май аена кадәр футбол буенча дөнья кубогы алты кыйтгадагы 50дән артык илдә булачак. 1 майда трофей яңадан Россиягә кайтып, аны тагын тугыз шәһәрдә күрсәтәчәкләр. Ул дөнья чемпионаты башланыр алдыннан Мәскәүдә үз юлын төгәлләячәк.

Дөнья кубогы — мундиальдә җиңүчеләргә тапшырыла торган төп бүләк. Ул чиста алтыннан эшләнгән, авырлыгы 6,175 килограмм тәшкил итә. Футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендәге 12 стадионда узачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100