news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол буенча дөнья чемпионатының матбугат үзәгендә Лаеш районы мәдәнияте тәкъдим ителде

Районның Гавриил Державин исемендәге музей хезмәткәрләре белән районның иҗат коллективлары татар, рус, керәшен мәдәниятен күрсәтте.

Футбол буенча дөнья чемпионатының матбугат үзәгендә Лаеш районы мәдәнияте тәкъдим ителде
Рамиль Гали

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казан It-parkында урнашкан Футбол буенча дөнья чемпионытының матбугат үзәгендә Лаеш районыннан килгән иҗат коллективлары районның мәдәни байлыгын күрсәтүче программа тәкъдим итте. Оештыручылар сүзләренчә, мондый төр интерактивлар Чемпионат вакытында һәр көнне 11.00-12.00 сәгать аралыгында булачак.

Беренче булып, татар мәдәниятен күрсәтүче “Алтын канатлар” фольклор ансамбле чыгыш ясады. Алар татар халкының “йөзек салыш” уенын тәкъдим итте. Җәза буларак, үз сәләтләрен күрсәттеләр – җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр һәм хәтта әтәч булып та кычкырдылар. Соңыннан исә бәйрәмнәрнең рәсми булмаган гимнына әверелгән “Бәхеттә, шатлыкта” җырын башкардылар.

Керәшен балаларының “Көмеш” фольклор ансамбле керәшеннәр мәдәниятен тәкъдим итте. Ташкирмән – Лаеш районындагы бердәнбер керәшен авылы. Алар борынгыдан килгән бию күрсәтелде. Аның төп үзенчәлеге – аякларны җирдән аермыйча, тыпырдап бию. Ул самавыр морҗасына гади пычак белән сугып чыгарган тавышка башкарыла.

“Бездә тәңречелек киң таралган. Көчле тавышлар җен-пәриләрне куркыта дигән ышану яшәп килә. Безнең киемнәребез дә шуны раслый. Яулыкны мөгез калдырып бәйләү, шалтырый торган бизәнү әйберләре тагу шуннан килә”, - диде керәшен ансамбле җитәкчесе Сабанаева.

“Каравон” рус фольклор ансамбле 300 еллык тарихы булган Каравон бәйрәмен тәкъдим итте. Ул барлык кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә.

“Каравонның өч төп җыры бар. Ул өчәр тапкыр, өч көн дәвамында башкарыла. Шулай итеп, Каравон өч көн дәвам итә”, - диде ансамбль җитәкчесе.

Шулай ук Державин исемендәге музей хезмәткәрләре явыз көчләрдән саклаучы сакчы (бөти) һәм матрешкалар ясау һәм буяу буенча мастер-класс күрсәтте.

“Берәүгә дә сер түгел, Лаеш җире – туристларны җәлеп итә торган район. Без үзебезнең музейда туристларны Екатерина II һәм кенәз хатыны Дашкова костюмыннан каршы алабыз. 2013 елдан башлап, бездә паруслы спорт төре буенча ярышлар уза. Быел Яр буе мәйданчыгы төзеләчәк. Бу да туристларны җәлеп итү өчен үз эшен эшләр дип уйлыйбыз. Чемпионат вакытында да туристларны көтәбез. Инде заявкалар бар, - диде “Татар-информ”га Г. Державин исемендәге музейның кече фәнни хезмәткәре Светлана Никитина.

Лаеш муниципаль районы тарафыннан күргәзмә дә әзерләнгән иде. Анда Лаеш җирлеге турында мәгълүматлар тупланган басмалар, магнитлар, карандашлар тәкъдим ителде. Шулай ук татар милли ризыкларыннан торган чәй табыны янында чәкчәк, кош теле, бавырсактан авыз итәргә мөмкин иде.

Иртәгә, интерактив буларак, Казанның туризм комитеты үз чыгышын тәкъдим итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100