news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: В.Качалов исемендәге театр

Спорт сөючеләргә Чемпионат көннәрендә Качалов театрында дүрт спектакль күрсәтеләчәк.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). 2018 елның Футбол буенча дөнья чемпионаты чорында Казанда мәдәни чаралар узачак. Спорт сөючеләргә Чемпионат көннәрендә В.Качалов исемендәге Дәүләт Зур рус драма театрында дүрт спектакль күрсәтеләчәк.

15 июньдә «Укрощение строптивой» (У.Шекспир), 23 июньдә — «Глумов» (А.Островский), 26 июньдә — «Женитьба» (Н.Гоголь), 28 июньдә «Дядюшкин сон» (Ф.Достоевский) әсәрләрен карап булачак.

Барлык спектакльләр дә 18.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot