news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: "Әкият" курчак театры

Казанда футбол матчлары узган көннәрдә театрда балалар өчен спектакльләр күрсәтеләчәк.

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы кысаларында, Казанның "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында берничә спектакль күрсәтеләчәк.

16 июньдә Владимир Фечинның «Приключения Колобка» әкияте булачак. Башлана 11.00 һәм 13.00 сәг.

17 июндә — Шарл Перроның «Красная шапочка» әсәре. Башлана 11.00 һәм 13.00 сәг. Шул ук көнне 15.00 сәг. Габдулла Тукайның «Су анасы» әкиятен карарга мөмкин.

21 июньдә театрда өлкәннәргә Николай Гогольның «Ночь перед Рождеством» әсәрен куячаклар. Башлана 18.00 сәг.

23 июньдә — Корней Чуковскийның «Муха-Цокотуха» әкияте. Башлана 11.00 һәм 13.00 сәг.

24 июньдә — Евгений Щварцның «Золушка»сы. Башлана 11.00 һәм 13.00 сәг.

27 июньдә — Полина Геннадьеваның «Не хочу, не буду» әсәре. Башлана 10.00 сәг.

30 июньдә — Борис Вайнерның «Новые приключения трех поросят» пьесасы. Башлана 11.00 һәм 13.00 сәг. Шул ук көнне Рүзәл Мөхәммәтшинның «Өрә белмәгән көчек» спектакле дә булачак. Башлана 15.00 сәг.

1 июльдә — Марина Протасованың «Идет коза рогатая» әсәре. Башлана 10.00 сәг. Шулай ук бу көнне Шарль Перроның «Кот в сапогах» әкияте күрсәтеләчәк. Башлана 11.00 һәм 13.00 сәг.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100