news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: К.Тинчурин исемендәге театр

Чемпионат матчлары узган көннәрдә татар театры Казан кунакларына репертуардагы иң популяр спектакльләрен күрсәтәчәк.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). 2018 елның футбол буенча дөнья чемпионаты узган чорда Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спорт сөючеләргә һәм башкала кунакларына мәдәни программа әзерләде.

14 июньдә театрда “Гомер буе сине көттем” (И.Гали) спектакле булачак.

18 июньдә “Назлы кияү” (К.Тинчурин) пьесасы куелачак.

19 июньдә “Ефәк баулы былбыл кош” (А.Гыйләҗев) әсәре тәкъдим ителәчәк.

20 июньдә “Мәхәббәт бакчасы” (Ш.Фәрхетдинов) пьесасы уйналачак.

Театр сәхнәсендә шулай ук 21 июньдә – “Алай түгел, болай ул” (Т.Миңнуллин), 22 июньдә – “Алтын көз” (Ш.Фәрхетдинов), 25 июньдә “Өзелгән яфраклар” (Р.Габделхакова) пьесалары күрсәтеләчәк.

26 июньдә – “Эх, алмагачлары!” (Ш.Фәрхетдинов), 27 июньдә – “Кияүләр” (Х.Вахит), 28 июньдә – “Гомер буе сине көтәм” (И.Гали) һәм 29 июньдә янә “Алай түгел, болай ул” (Т.Миңнуллин) спектакльләрен карап булачак.

Барлык спектакльләр 18.30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100