news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Габдулла Кариев исемендәге театр

Чемпионат узган чорда Казанның Татар дәүләт яшь тамашачы театры репертуардагы иң популяр спектакльләрен күрсәтәчәк.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы кысаларында, Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында спектакльләр күрсәтеләчәк.

14 июньдә тамашачылар З.Хөснуллинаның «Убыр Шоу» әсәрен карый ала. Башлана 14.00 сәг. 0+

15 июньдә — Р.Сәгъдинең «Гашыйклар утравы» пьесасы булачак. Башлана 19.00 сәг. 6+

16 июньдә — В.Гуркинның «Мәхәббәт күгәрченнәре». Башлана 19.00 сәг. 12+

17 июньдә — Т.Миңнуллинның «Супер кияү» пьесасы. Башлана 19.00 сәг. 12+

20 июньдә — М.Фәйзинең «Галиябану» драма әсәре. Башлана 19.00 сәг. 12+

21 июньдә — Т.Миңнуллинның «Әйт әле, күбәләк» спектакле. Башлана 14.00 сәг. 6+

22 июньдә — И.Юзеевның «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» әсәре. Башлана 19.00 сәг. 12+

23 июньдә — Т.Гыйззәтнең «Башмагым» пьесасы. Башлана 19.00 сәг. 12+

28 июньдә — К.Дикамиллоның «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле. Башлана 14.00 сәг. 6+

29 июньдә — В.Гуркинның «Мәхәббәт күгәрченнәре». Башлана 19.00 сәг. 12+

30 июньдә — Р.Сәгъдинең «Гашыйклар утравы». Башлана 19.00 сәг. 6+

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100