news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Дәүләт Зур концерт залы

Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы футбол сөючеләргә алты концерт программасы тәкъдим итә.

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). 2018 елның футбол буенча дөнья чемпионаты узган көннәрдә Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы футбол сөючеләргә дәүләт иҗат коллективлары катнашында концерт программасы күрсәтә.

23 июньдә – ТР Дәүләт симфоник оркестры концерты көтелә. Солистлар – Полина Осетинская (фортепиано), Дмитрий Маслеев (фортепиано). Дирижер – Сесар Альварес. Башлана 17.00 сәгатьтә. 6+

28 июньдә – ТР Дәүләт кыллы квартеты концерты. Башлана 18.30 сәгатьтә. 6+

30 июньдә – ТР Дәүләт симфоник оркестры концерты булачак. Солистлар – Екатерина Мечетина (фортепиано), Филипп Копачевский (фортепиано). Дирижер – Кристийна Поска. Башлана 17.00 сәгатьтә. 6+

4 июльдә – ТР Дәүләт камера хоры концерты булачак. Башлана 18.30 сәгатьтә. 6+

7 июльдә – ТР Дәүләт симфоник оркестры концерты. Башлана 17.00 сәгатьтә. 6+

11 июльдә – ТР Дәүләт камера хоры концерты тәкъдим ителә. Башлана 17.00 сәгатьтә. 6+ 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100