news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы беренче матчына 41 279 тамашачы килгән

Татарстан башкаласында Россия мундиале программасын Франция һәм Австралия җыелма командалары ачты.

Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы беренче матчына 41 279 тамашачы килгән
Ильнар Тухбатов

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатының Казанда, Франция һәм Австралия җыелма командалары арасында булган беренче матчны 41 279 кеше карый. Бу хакта уен вакытында “Казан-Арена” стадионында диктор хәбәр итте.

Франция һәм Австралия командалары арасындагы уен 16 июньдә Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты матчы программасын ачты. 20 июньдә Татарстан башкаласында Испания һәм Иран җыелма командалары арасында матч узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot