news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол буенча дөнья чемпионатында стадионнарда җанатарларны тукландырачак оешма ачыкланды

Конфедерацияләр кубогы ярышларында да әлеге оешма хезмәт күрсәтәчәк.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”) 2018 елда Россиядә футбол буенча дөнья чемпионатында һәм 2017 елда Конфедерация кубогы ярышлары барышында стадионнарда тамашачыларны тукландыру белән Мәскәүнең “АренаФудс Кейтеринг” компаниясе шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешмасының Халыкара мәгълүмат үзәге.

Әлеге компания җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче 15 компания арасында халыкара тендерда җиңгән. Чемпионат чорында 12 стадионда ул барлыгы 400 даими пункт яки 2200 сату урыны оештырачак. Бу чорда ул 8 мең эш урыны булдырачак. Ә Конфедерацияләр кубогы уеннары барганда 86 туклану пункты оештырып, 3 мең эш урыны тәкъдим итәчәк.

“АренаФудс Кейтеринг” “Шоколадница” компаниясе төркеменә керә. Менюда халыкара һәм рус кухнясы да тәкъдим ителер дип көтелә.

2014 елда Бразилиядә үткән дөнья чемпионатында, мәсәлән, стадиондагы туклану урыннарында 9 мең эш урыны булдырылган. Турнир вакытында тамашачылар стадионнарда 3,1 миллион тапкыр ризык һәм эчемлек сатып алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100