news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашучы командаларның өчесе Татарстанда урнашачак

2018 елгы чемпионат вакытында Австралия, Колумбия һәм Япония җыелма командалары Татарстанда яшәячәк.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). 2018 елгы дөнья чемпионаты вакытында Австралия, Колумбия һәм Япония җыелма командалары Татарстанда урнашачак. Уеннарда катнашучы командаларның базалары һәм тренировка мәйданчыклары исемлеге Халыкара футбол федерациясенең рәсми сайтында дөнья күрде.

Австралия командасы Казанның “Ак Барс” базасында үз матчларына әзерләнәчәк, ә «Хезмәт резервлары» стадионында тренировкалары узачак. Япония командасы “Рубин” футбол базасында яшәп, тренировкалар үткәрәчәк. Колумбия командасы Татарстанның Югары Осландагы “Казан” тау чаңгысы комплексы территориясенә урнашачак.

Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән алып 15 июльгә кадәр узачак. Казанда алты матч үткәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100