news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган фильм төшереләчәк

Фильмны “Кинолайф” студиясе эшләячәк.

Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган фильм төшереләчәк
Михаил Захаров

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган фильм төшереләчәк. Бу хакта бүген Казан IT-паркында – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу фильмны спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты турында фильм төшергән “Кинолайф” студиясе эшләячәк. “Бик матур кино булачак. Ул ярышлар ничек узуы турында гына түгел, спортчы философиясе дә чагылыш табачак фильм булачак”, - дип белдерде Миләүшә Айтуганова. Аның әйтүенчә, фильм буенча эш алып барганда, җанатарлар белән элемтә кулланылып, фанатлар төшергән материаллар файдаланылачак. Фан-зона һәм Бауман урамыннан кадрлар кертеләчәк.

  • Сүз уңаеннан, Миләүшә Айтуганова режиссер Айдар Габдрахманов эшләгән су чемпионаты турында фильмның бөтен телеканалларны айкап чыкканын искәртте.

"Татаркино" директоры, дөнья чемпионаты кысаларында, Татарстанда киноның 142 ноктада күрсәтелгәнен, фильмнарның кинотеатрларда гына түгел, ачык һавадагы мәйданчыклада да тәкъдим ителгәнен әйтте. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100