Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Футбол буенча дөнья чемпионатын оештыру комитеты "5"кә эшләде - Аркадий Дворкович
"Шәһәрләр комфорт, куркынычсызлык, кунакчыллык мәсьәләсендә яхшы эшләде", - дип белдерде "Россия-2018"оештыру комитеты" оешмасы рәисе.
(Казан, 14 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Футбол буенча дөнья чемпионатын оештыруны "5" кә (отлично) бәяләп була. "Россия-2018" оештыру комитеты" оешмасы рәисе Аркадий Дворкович видеоконференция режимында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Ул чемпионат тәмамлануга ике көн калганын искәртте. "Бәяләмәләр буенча чемпионат уңышлы булды. Бу чемпионатка килгән кунаклар, җанатарлар, телевизион тамашачылар фикере", - дип белдерде Дворкович.
Ул соңгы берничә елда оештыру комитеты эшен уңай, "5" билгесенә бәяләп булуын билгеләп узды. "Шәһәрләр комфорт, куркынычсызлык, кунакчыллык ягыннан яхшы эшләде. Иң мөһиме - Россия ачык, кунакчыл, дустанә шәһәр икәнен күрсәтте. Без үзебезгә зур җаваплылык алдык. Һәр кунак өчен җаваплы булдык. Чемпионат кунаклары да, безнең гражданнар да канәгать калды" - дип белдерде Аркадий Дворкович.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз