Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларына 5 млн чамасы билет сатылган
Сатуларның чираттагы этабы бүген тәмамланды.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты матчларына 5 млн чамасы билет сатып алганнар. Бүген билет сатуның чираттагы этабы тәмамланды. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе рәсми хәбәрендә белдерелә.
5 декабрьдән 31 гыйнварга кадәр дәвам иткән сатулар ябылу вакытына кадәр 4 млн 905 мең 169 билет алынган. Билетларның яртысы диярлек (49 процент) чит илдән соратылган, Германия, Аргентина һәм Мексика заявка бирү буенча лидерлар рәтенә кергән.
13 мартта ФИФа сайтында 2018 елгы Дөнья чемпионатына билетлар сатуның яңа этабы “тере чират” форматында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз