news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узачак шәһәрләргә авиабилет бәяләре тикшерелә

Росавицация чемпионат чорында авиакомпанияләргә билетларны нигезсез арттырырга юл куймаячак.

(Казан, 10 март, “Татар-информ”). Бүгеннән Росавиация 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионаты матчлары узачак шәһәрләргә авиабилетларның бәяләрен тикшереп тора башлады. Бу эшнең максаты - билет бәяләренең тәртипсез үсешенә юл куймау, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

Әгәр Росавиация тарифларны нигезсез аттыру фактын ачыкласа, бу хактагы мәгълүматны Монополиягә каршы федераль хезмәт, Роспотребнадзор, Ространснадзор, Россия Генераль прокуратурасына хәбәр итәчәк. Алар, беренче чиратта, кисәтү, штраф (һ.б.) кебек чаралар күрәчәк.

Чемпионат 14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендәге 12 стадионда узачак. Дөньяның иң яхшы 32 командасы 15 июльгә билгеләнгән финалда Мәскәүнең "Лужники" стадионында уйнау өчен көч сынашачак. Казандагы матчлар 16 июньдә, 20 июньдә, 24 июньдә, 27 июньдә һәм 30 июньдә үтәчәге билгеле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100