news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Футбол буенча Ауропа чемпионаты 2012 елда Украина һәм Польшада узачак

Футбол буенча Ауропа чемпионаты 2012 елда Украина һәм Польшада узачак

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Футбол буенча Ауропа чемпионаты 2012 елда Польша һәм Украинада узачак. Бүген Кардиффта (Уэльс) Ауропа футбол ассоциациясе президенты Мишель Платини УЕФАның шундый карарын игълан итте. Сайлаулар нәтиҗәсендә Көнчыгыш Ауропа илләренең уртак заявкасы Италия гаризасын, шулай ук Хорватия һәм Венгриянең уртак заявкасын билгеләде.

Евро-2012 чемпионатының финал уеннары Польшаның Гданьск, Познань, Вроцлав һәм Варшава, Украинаның Днепропетровск, Донецк, Львов һәм Киев шәһәрләрендә узачак.

Әлегә кадәр Польша да, Украина да үзләрендә шундый зур футбол форумнарын кабул итмәгән иде. Шулай да әлеге илләрнең җыелма командалары Ауропа күләмендә шактый гына уңышларга иреште. Польша җыелма командасы 1974 һәм 1982 еллардагы дөнья чемпионатында өченче урынны яуласа, Украина футболчылары СССР җыелма командасы составында 1960 елгы Ауропа чемпионатында җиңү яулады. Украинаның мөстәкыйль җыелма командасы соңгы дөнья чемпионатында чирек финал стадиясенә җитте.

news_right_1
news_right_2
news_bot