news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатында катнашачак барлык командалар да ачыкланды

Россиягә Италиядән кала дөнья чемпионы булып танылган барлык ил җыелмалары да килә.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 2018 елгы дөнья чемпионатында катнашу хокукын иң соңгысы булып Перу футбол җыелмасы яулады. Шулай итеп, Россиядә узачак чемпионатта катнашырга тиешле 32 команда да ачыкланып бетте.

Дөнья чемпионаты уеннары 2018 елның 14 июнь – 15 июль көннәрендә Россия шәһәрләре, шул исәптән Татарстан башкаласының «Казан Арена» стадионында да үтә.

Турнирда хуҗалардан тыш Бразилия, Иран, Япония, Мексика, Бельгия, Көньяк Корея, Согуд Гарәбстаны, Германия, Англия, Испания, Нигерия, Коста-Рика, Польша, Мисыр, Исландия, Сербия, Португалия, Франция, Уругвай, Аргентина, Колумбия, Панама, Сенегал, Марокко, Тунис, Швейцария, Хорватия, Швеция, Дания, Австралия һәм Перу җыелма командалары көч сынашачак.

Шулай итеп, Россиядә уза торган чемпионатка Италиядән кала дөнья чемпионы булып танылган барлык ил җыелмалары да килә. Алар – Бразилия, Германия, Аргентина, Уругвай, Франция, Англия һәм Испания.

Турнирның жирәбәсе 1 декабрьдә Мәскәүдә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100