news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Футбол буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасы Кытайны җиңде

Россия футболчылары икенче иптәшләрчә очрашуда Кытай командасын җиңде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Кытайның Ухань шәһәрендә узган матч Россия җыелмасы файдасына 1:0 исәбе белән тәмамланды. Бердәнбер тупны 72 нче минутта Анна Кожникова кертте.

3 июньдә узган беренче матчта да Россиялеләр көчлерәк булып чыкты – 2: 1. Команданың укыту-күнекмә җыеннары 8 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot