news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Футбол буенча дөнья чемпионатында турнирның барлык ярымфиналчылары билгеләнде

Футбол буенча дөнья чемпионатында турнирның барлык ярымфиналчылары билгеләнде.

Ярымфиналга соңгы юлламаны Аргентина җыелмасы алды, ул чирекфиналда өстәмә вакытта Швейцария командасын 3:1 исәбе белән җиңде.

Ярымфиналда аргентиналылар элегрәк Норвегияне җиңгән Англия җыелмасы белән уйнаячак (өстәмә вакытта 2:1). Очрашу 15 июльдә була.

14 июльдә узачак икенче ярымфиналда Франция һәм Испания җыелмалары очрашачак. Французлар чирекфиналда Марокко командасыннан көчлерәк булып чыкты (2:0), ә испаннар бельгиялеләрне 2: 1 исәбе белән җиңде.

Өченче урын өчен матч 18 июльдә, ә дөнья беренчелеге финалы 19 июльдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot