news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол җанатарлары Казанга килү өчен бушлай йөрүче поездларны сайлый

Әлеге төр транспорт белән Казанга кичә – 700, бүген 716 җанатар килгән.

Футбол җанатарлары Казанга килү өчен бушлай йөрүче поездларны сайлый
Александр Эшкинин

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанга футбол матчлары карарга килүче җанатарлар күбрәк өстәмә рәвештә билгеләнгән бушлай поездларда килә. Бу хакта бүген Футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Транспорт идарәсе башлыгы Алексей Сидоров әйтте.

“Пассажирлар Казанга Россия тимер юллары тарафыннан билгеләнгән өстәмә поездларда килүне кулай күрә. Матчка билетың булса, поездга билет алу кирәкми, бушлай хәрәкәт итеп була. Кичә беренче бушлай поезд белән 700 пассажир, бүген тагын бер өстәмә поезд белән 716 җанатар килде”, - диде Сидоров.

Аның сүзләренчә, бушлай поездлардагы 85 процент урыннар инде алынып беткән. Чемпионат вакытында 116 өстәмә поезд билгеләнгән.

“Җанатарлар һава транспорты белән дә килә. Бүген Париждан беренче чартер Франция җыелма командасының җанатарларын алып киләчәк. Гомумән алганда, Казанга җанатарлар тимер юл транспорты белән килүне кулайрак күрә", - диде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Транспорт идарәсе башлыгы Алексей Сидоров.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100