news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Футбол җанатарлары Казанда бюджетлы тору урыннары сайлый

“Биш йолдызлы кунакхәләргә дә урнашучылар бар. Шулай да җанатарлар күбрәк бюджетлы вариантларны сайлый”, - диде Гөлнара Сафина.

Футбол җанатарлары Казанда бюджетлы тору урыннары сайлый
Александр Эшкинин

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Футбол җанатарлары Казанда бюджетлы тору урыннары сайлый. Бу хакта бүген Футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында ТР һәм Казан шәһәре отельләр ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина хәбәр итте.

“Кунакханә һәм отельләр әкренләп тулып килә. Туризм үсеше үзәге һәм безнең ассоциациядән алынган мәгълүматлар буенча, әгәр без тулы бер ай – 14 июньнән 15 июльгә кадәр аралыкны алабыз икән, отельләргә урнашу йөкләнеше 61 проценттан 65 процентка кадәр артты. Шунысын әйтергә кирәк, 1/8 һәм чирек финалга номерлар әлегә броньлану процессында гына”, - диде Гөлнара Сафина.

Аның сүзләренчә, 1/8 финалына номерлар алу акрын темплар белән бара һәм активлык юк дәрәҗәсендә. Бу – әлегә кем уйнаячагы билгеле булмаганлыктан. Номерларны актив алучылар арасында күпчелекне Иран, Россия һәм Германия җанатарлары тәшкил итә.

“Казанда узачак беренче матч – Франция-Австралия очрашуына кунакханәләрдә 82 процент урын алынган. Монда француз һәм Австралия җанатарлары килә. Дөрес, алар күп түгел. Күпчелекне россиялеләр тәшкил итә.

27 июньдә узачак Германия-Көньяк Корея матчына кунакханәләрдәге урыннарның 84 проценты алынган. Әлеге илләрдән дә җанатарлар бар.

6 июльдә узачак чирек финалга 90 процент урыннар бүленеп бетәр дип уйлыйбыз. 24 июньдә узачак Польша-Колумбия уенына 93 процент урыннар алынган. 20 июньдә узачак Испания-Иран очрашуына, кунакханәләрдә 98-99 процент йөкләнеш бар”, - диде Гөлнара Сафина. 

ТР һәм Казан шәһәре отельләр ассоциациясе президенты сүзләренчә, биш, дүрт йолдызлы кунакхәләр белән беррәттән, хостелларга да сорау зур.

“Конфедерацияләр кубогы белән чагыштырганда, быел җанатарлар эконом вариантлы тору урыннарын күбрәк сайлый. Кунакханәләрнең барлык төре тулды дип әйтә алабыз. Бүгенге көнгә бу сан 85 процентны тәшкил итә”, - диде Гөлнара Сафина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100