news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фурсенко Казанда узган Бөтенроссия химия олимпиадасында катнашучыларны котлады

РФ мәгариф һәм фән министрының котлау телеграммасын Г.Камал театрында узган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Вадим Лазутин укыды

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Кристина Иванова). РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Казанда мәктәп укучылары арасында узган химия буенча 46 нчы Бөтенроссия олимпиадасында катнашучыларга котлау телеграммасы юллады.
РФ мәгариф һәм фән министрының котлау телеграммасын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында мәгариф буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Вадим Лазутин укыды.
Искәртеп узабыз, Казанда 24 мартта башланган Бөтенроссия химия олимпиадасында Россиянең 65 төбәгеннән килгән 220 дән артык 9-11 сыйныф укучысы катнашты.
“Мондый дәрәҗәдәге интеллектуаль ярышларда үз төбәгеңне, үз илеңне тәкъдим итү сезнең һәркайсыгыз өчен зур җаваплылык. Сезнең талантыгыз һәм тырышлыгыгыз конкурстагы барлык биремнәрне чишәргә ярдәм итү белән бергә, якын киләчәктә илебезнең уңышлы үсеше өчен нигез булчагына иманым камил. Һәр бала үзенчә талантлы. Аңа бу сәләтен ачуда ярдәм итәргә кирәк. Ата-аналар, педагоглар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең бурычы – шәхес, җәмгыять, дәүләт мәнфәгатьләрендә сәләтле балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү өчен тиешле барлык шартларны тудыру. Сезгә уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр теләп калам”, - диелә Андрей Фурсенконың котлау телеграммасында.





news_right_1
news_right_2
news_bot