news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фучик урамы һәм Җиңү проспектын җәяүлеләр бульвары тоташтырачак

Скверны тәртипкә китерүгә 60 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Григорий Князев). Казан хакимияте Юлиус Фучик, Ломжа, Минск урамнары һәм Җиңү проспекты арасындагы торак кварталында урнашкан скверны төзекләндерүгә тендер игълан итте. Дәүләт сатып алулары сайтында шул хактагы мәгълүмат урнаштырылган.

Тендер шартлары нигезендә, 125нче гимназия яныннан уза һәм төньяк-көнбатышта «Южный» һәм «Мегастрой» сәүдә үзәкләре каршында Җиңү проспектының дублерына чыга торган «Солнышко» кибетеннән алып Фучик урамы буйлап сузылган ишегалды территориясен бердәм җәяүлеләр зонасы итеп үзгәртергә кирәк.

Скверны тәртипкә китерүгә 60 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Барлык эшләр дә 2019 елның 1 июленә кадәр тәмамланырга тиеш. 

news_right_1
news_right_2
news_bot