Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фуат Мансуровның туксан еллыгына Мәскәүдә дирижерны искә алу концерты үтәчәк
Дөньякүләм танылган дирижер Фуат Мансуров 1928 елның 10 гыйнварында Казахстанда татар гаиләсендә туган.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Фуат Мансуровның туган көнендә – 10 гыйнварда Мәскәү музыкаль җәмәгатьчелеге танылган татар дирижерын искә алачак. “Музыкальное приношение учителю” дип аталган концерт П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Зур залында да булачак. Концерт программасы Консерватория сайтына эленгән.
Фуат Мансуровны искә алу концертында Казаннан “Яңа музыка” камера оркестры катнаша. Оркестрның дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе – Анна Гөлишәмбарова.
Концертта Фуат Мансуровның укучысы булган татар дирижерларыннан Е.Колобов исемендәге “Яңа Опера” Мәскәү театры һәм СНГ илләренең Яшьләр симфоник оркестры дирижеры Василий Вәлитов; Новосибирскның Рус академия оркестры дирижеры Рөстәм Дилмөхәммәтов катнаша.
Программада - Л.Бетховен, П. И.Чайковский, Н.А.Римский-Корсаков, С.В.Рахманинов, Д.Д.Шостакович, Е.Ф.Светланов, Г.А.Жубанова әсәрләре.
Мәгълүмат өчен. Дөньякүләм танылган дирижер Фуат Мансуров Казахстанда татар гаиләсендә туган. 1989 елдан Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры. 2010 елда 82 яшендә Мәскәүдә вафат була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз