news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фуат Мансуровның 90 еллыгына багышланган концертта милли әсәрләр яңгырамады

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан симфоник оркестрының “Фуат Мансуровка багышлана” исемле концерт программасы тәкъдим ителде.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 25 ел дәвамында Татарстан симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе булган данлыклы дирижер Фуат Мансуровның 90 еллыгына багышланган искә алу концерты Казан өчен гадәттән тыш олы вакыйгага әверелмәде. Татарстан симфоник оркестрының “Фуат Мансуровка багышлана” исемле концерт программасы кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында тәкъдим ителде.

Багышлау кичәсе чакырылган дирижер белән әзерләнгән традицион концерт форматында иде. Бары тик сәхнә читенә урнаштырылган маэстро рәсеме һәм концерт алдыннан Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалованың ихлас чыгышы гына концертның юбилейга бәйле булуын күрсәтте.

«Әлеге күренекле, искиткеч кешенең арабыздан китеп барганына җиде ел, без аны хәтердә саклыйбыз. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры составында сәхнәдә утырган музыкантлар, һичшиксез, коллектив традицияләрен, аның идеяләрен, фикерләрен дәвам итүчеләр, – диде Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова үз чыгышында. - Фуат Шакировичка ике ил - Казахстан һәм Россия, Татарстан бик кадерле иде. Мин хәзер Казахстан Республикасында Фуат Мансуровка багышланган бик күп кичәләр үткәнен беләм, чөнки Казахстан аның Абай исемендәге опера театрында эшләвен истә тота. Россиянең "Большой театр"ы, ул чактагы Советлар Союзының "Большой театр"ы, ул эшләгән рус классик һәм чит ил репертуарының гаҗәеп трактовкаларын хәтерлидер, - диде Камалова. – Фуат Шакирович Казанга 1970 елларда килде, ә 1986 елдан – безнең оркестрның нигезендә торган Натан Григорьевич Рахлиннан соң диярлек, әлеге югары сәнгать байрагын кабул итеп алды».

Концертта оештыручылар программага кертелгән әсәрләрен Фуат Мансуров яраткан әсәрләр дип атадылар. Ни кызганыч, алар арасында бер генә милли әсәр дә юк иде. Тамашачы Джакомо Мейерберның «Пророк» операсыннан марш, Жорж Бизеның «Рим» симфониясен, Жюль Массненың «Неаполитанские сцены»сын, Арам Хачатурян, Н.Римский-Корсаков, М. Ипполитов-Иванов әсәрләрен тыңлады.

«Программага кертелгән әсәрләрне Фуат Шакирович бик ярата һәм еш башкара иде. Ни кызганыч, алар хәзер сирәк яңгырыйлар. Аларның кайберләрен мин Мәскәүдә дә таба алмадым. Ә кайчандыр Фуат Шакирович табып Казанга алып кайткан һәм башкарган, тамашачы яратып кабул иткән. Әлеге әсәрләрне Казан тамашачысына кайтара алганыбызга мин бик шат", - диде үзен Фуат Шакировичның шәкерте дип санаган Василий Вәлитов.

Тамырлары Казаннан булган Мәскәү дирижеры Василий Вәлитов концерт программасын идеаль дип атады һәм “аның буенча сораулар була да алмый”, дип кырт кисте.

Тамаша залы тулы булса да, VIP тамашачы урыннары буш диярлек иде. Концерт тамашачылары арасында Татарстанның иҗат әһелләреннән беркем дә күренмәде.

“Фуат Мансуровка багышлана” концерты турында тулырак мәгълүмат “Интертат” электрон газетасында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100