Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фуат Әбүбәкеровның иҗат кичәсе уздырыла
Композитор үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында скрипкачы, композитор, дирижер Фуат Әбүбәкеровның 70 яшьлек юбилей кичәсе уздырыла. Программада камаллылардан музыкаль һәм хореографик номерлар, эстрада йолдызлары башкаруында юбилярның җырлары һ.б. бар.
Искәртеп үтәбез: музыкант, дирижер, композитор Фуат Әбүбәкеров 1944 елның 2 ноябрендә Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә туган. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. 1969 елдан алып Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында хезмәт итә. Башта оркестрда солист, 1973 елдан башлап музыка бүлеге мөдире һәм театр оркестрының баш дирижеры булып эшли.
Спектакльләрнең музыкаль бизәлеше һәм дирижерлык эше белән беррәттән, ул сәхнә әсәрләренә оригиналь музыка язу белән дә шөгыльләнә. Ф.Әбүбәкеров 100дән артык спектакльдә композитор буларак өлеше бар. Алар арасында: Г.Камал театры сәхнәсендә уйналган “Банкрот” (Г.Камал), “Качаклар” (Н.Исәнбәт), “Алмазбулат” (Ю.Сафиуллин), “Зөләйха”, “Җан Баевич” (Г.Исхакый), “Шәҗәрә”, “Гөргөри кияүләре” (Т.Миңнуллин), “Килә ява, килә ява”, “Ява карлар, ява карлар” (З.Хәким), “Баскетболист” (М.Гыйләҗев) һ.б.
Шуның өстенә композитор бик күп радио һәм телевизион спектакльләр өчен музыка яза. Фуат Әбүбәкеровның җырларын Венера Ганиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Айдар Фәйзрахманов, Айгөл Бариева кебек танылган җырчылар башкара, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз