news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда әни кеше баласына туберкулез йоктырган

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыйхова «Татар-информ» агентлыгына баланың әнисеннән ничек туберкулез йоктыруы хакында сөйләде.

«Казанда баланы фтизиатрга җибәргәннәр, ата-аналары анда барудан катгый рәвештә баш тарткан, безнең гаилә бик әйбәт һәм бернинди авыру да булырга мөмкин түгел дигән. Нәтиҗәдә, берничә ел флюорография үтмәгән һәм туберкулез белән авыручы ананың баласына әлеге чирне йоктыруы ачыкланды», - диде ул.

Рәмзия Фатыйхова табиб-фтизиатрларның авыру белән аралашкан бөтен кешене тикшерүен әйтте.

Тагын бер очрак узган ел Әлмәттә булган. Шәһәргә башка илдән бер гаилә күчеп кайткан, бала шунда ук мәктәпкә киткән. Аның анализлары һәм белешмәләре өч айдан соң гына әзер булган. Бу вакытта балада туберкулез ачык формага әверелгән. Фтизиатрлар әлеге бала белән аралашкан бөтен кешене дәвалаган.

Җиде яшькә кадәрге балалар – Манту, ә олыраклары Диаскинтест пробасын тапшырырга тиеш. Иммунодиагностикадан баш тарту дөрес түгел. Олыларга ике елга бер тапкыр флюорография үтәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100