news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дошманга махсус операциядә катнашучылар турында белешмә тапшырган ир-атлар тоткарланган

Федераль иминлек хезмәте вәкилләре Кострома өлкәсендә ике ир-атны тоткарлаган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Алар дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнә. Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, 48 һәм 45 яшьлек ир-атлар Telegram мессенджеры аша Украина махсус хезмәтләре вәкиле белән элемтәгә кергән һәм аның күрсәтмәсе буенча, махсус хәрби операциядә катнашучылар турында белешмә җыеп, дошманга тапшырган. Моннан тыш, Украина кораллы берләшмәләре ихтыяҗларына акча күчергәннәр, шулай ук корал саклаганнар.

Ир-атларның яшәү урынында үткәрелгән тентү вакытында 7,62 миллиметр калибрлы Токарев пистолеты (ТТ), обрез һәм патроннар конфискацияләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot