Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия түрәсе дәүләткә хыянәт иткәне өчен тоткарланган
Федераль иминлек хезмәте Россия контроль-күзәтчелек органнарының бер хезмәткәрен дәүләткә хыянәт өчен тоткарлаган. Бу хакта ФСБның Җәмәгатьчелек белән элемтә үзәгенә сылтама белән ТАСС яза.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, ир-ат Россия иминлегенә каршы эшчәнлеккә ярдәм итү өчен Украина вәкилләре белән хезмәттәшлек иткән.
«Тоткарланган ир-ат Россия Федерациясенең чик буе территорияләрендәге сәнәгать һәм энергетика объектларын саклау өчен башкарыла торган эшләр, шулай ук Россия Кораллы Көчләре бүлекчәләренең дислокация урыннары турында мәгълүматны 2024 елда Украина ягына инициативалы рәвештә тапшырып барган», – дигәннәр ФСБда.
Хәзерге вакытта тоткарланган ир-ат сак астына алынган. Аңа каршы «Дәүләткә хыянәт» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз