news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Федераль иминлек хезмәте вәкилләре Татарстанда яшерен нарколабораторияне ачыклаган

Федераль иминлек хезмәте вәкилләре Татарстанда яшерен нарколабораторияне ачыклаган

Федераль иминлек хезмәте Татарстанда синтетик наркотиклар җитештерү белән шөгыльләнә торган яшерен лабораторияне ачыклаган. Бу хакта Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр итә.

Хокук сакчылары Тукай районында яшәүче ике кешенең интернет аша наркотиклар сатучы оешкан җинаятьчел төркем составына керүен ачыклаган. Җинаятьчеләр шәхси йортта нарколаборатория оештырган. Сату өчен 3 килограммнан артык мефедрон әзерләгәннәр.

Федераль иминлек хезмәте вәкилләре химик компонентлар, прекурсорлар һәм лаборатор җиһазларын конфискацияләде. Наркотикларны законсыз җитештерү буенча җинаять эше кузгатылды. Яшерен лаборатория хуҗаларына 15 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot