Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фронтовик язучы Фатих Кәрим һәйкәлен урнаштыра башладылар – эксклюзив фотолар

Яшьләр үзәге янындагы мәйданчыкка, «Татмедиа» каршына фронтовик язучы Фатих Кәрим һәйкәлен урнаштыра башлаганнар. Әлеге урында һәйкәл ачылачагын Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин 2024 елда шагыйрьнең туган көне уңаеннан уздырылган шагыйрьне искә алу мәрасиме вакытында хәбәр иткән иде.
«Әйе, Фатих Кәримгә һәйкәл урнаштырыла башлады. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы бәйрәм ителгән көннәрдә ачырга планлаштырабыз», дип җавап бирде Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге вәкиле.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Әлегә ачылу вакыты төгәл билгеле түгел.
Фатих Кәрим һәйкәленең скульпторы – Денис Мельников. «Фатих Кәрим – фронтовик шагыйрь, аның язмышы – шигырьләрендә, ул әсәрләрен үзе аша үткәреп язган. Игътибар итсәгез, ул ике аягында нык басып тора. Каршылыкларга карамастан, нык баскан. Бу хакта аның шигырьләрендә дә язылган: «Мылтык тотып баскан җиремнән / Бер адым да артка чигенмәм». Мин аның шигырьләрен тәрҗемәдә укыдым. Кызы белән дә аралаштык, ул китаплар да бирде, телефоннан да сөйләшеп тордык», дигән иде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз