news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова вафат

Ләйлә Кәримова Фатих Кәримнең тормышын, иҗатын өйрәнү, татар шигъриятен, әдәбиятны пропагандалауга күп көч куйган шәхес.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татар әдәбияты классигы, фронтовик шагыйрь, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова вафат. Ләйлә ханымның йөрәге 5 ноябрендә тибүдән туктаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ләйлә Кәримова 1937 елның 11 ноябрендә Казанда туган. Ул кечкенә чакта әтиләре кулга алына, аннары сугышка җибәрелә. Ләйләне һәм аның апасы Аданы әниләре Кадрия Ишукова тәрбияләп үстерә. Мәктәпне тәмамлагач, Ләйлә Кәримова Казан университетының география факультетында укый, «Точмаш» һәм электрон-хисаплау заводларында 35 елдан артык хезмәт куя. 

Шул ук вакытта ул Фатих Кәримнең тормышын, иҗатын өйрәнү, татар шигъриятен һәм әдипләрен пропагандалауга күп көч куя. Һәрвакыт Казанда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм башка төбәкләрдә, әтисенең туган ягы Башкортстанның Бишбүләк районында үткәрелгән әдәби очрашуларда катнаша. 

news_right_1
news_right_2
news_bot