news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Кузюров сугышта һәлак булган бабасы хакында сөйләде

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Минем герой – минем гаилә» патриотик флешмобына кушылды. Ул «Татар-информ» агентлыгына Орел өлкәсендә сугышкан һәм озак еллар хәбәрсез югалган дип саналган бабасы хакында сөйләде.

Фото: © ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте

«Әтием ягыннан бабам Хәлиулла Хәбибулла улы Кузюров Бөек Ватан сугышында катнаша. Ул фронтка Аксубай районы хәрби комиссариаты аша 1941 елда үз теләге белән китә. 235нче укчы дивизиянең 732нче укчы полкы сержанты була. Ул озак еллар хәбәрсез югалганнар рәтендә йөрде. Соңрак, архивларны өйрәнгәч, 1943 елның июлендә Орел өлкәсенең Вяжи-Заверх авылында ятып калуын, туганнар каберлегендә җирләнүен белдек», - дип хәбәр итте ул.

Фото: © ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте

Равил Кузюров сүзләренчә, аның әнисе ягыннан бабасы Әмирҗан Йосыфхан улы Салихов та сугышта катнашкан. «Ул сугышны сержант-артиллерист буларак узган һәм Җиңү белән туган ягына әйләнеп кайткан», - дип искәртте министр.

Татарстан урман хуҗалыгы министры бабалары белән горурлануын әйтте.

Республикада Җиңү көне уңаеннан онлайн-флешмоб башланды. Республикада яшәүчеләр социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары хакында сөйли ала. Аннары бу язмалар гаммәви мәгълүмат чараларындагы сюжетларда һәм яңалыклар тасмасында урын алачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Минем герой – минем гаилә» флешмобы популяр «Үлемсез полк» акциясенә өстәмә булып тора. Узган ел ул беренче тапкыр үткәрелде һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә 700дән артык катнашучыны җыйды. Бу юлы оештыручылар аны барлык социаль челтәрләргә дә таратырга карар кылган.

Флешмобка кушылу өчен, татарстанлылар туганнарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга – хәрбиләр һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган постлар урнаштырырга тиеш. Аны #МойГеройМояСемья хештэгы белән билгеләргә һәм фото да куярга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100