news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Фронт корреспондентлары җыры” – “Татар-информ” МА ның Җиңү көненә багышланган махсус проектында

“Татар-информ” МА “Бөек Ватан сугышы турындагы лирик җырлар” циклын дәвам итә

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Җиңү Көне алдыннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, “Интернетта иң яхшы видео” бүлегендә “Бөек Ватан сугышы турындагы лирик җырлар” циклын дәвам итә. Җырның универсаль теле, яңа буын һәм яу кырында көрәшкән, җиңүгә омтылган һәм вафат булганнар арасындагы элемтәне ныгыта алырлык, мөгаен.
“Бөек Ватан сугышы турындагы лирик җырлар” циклын, Леонид Утесов башкаруындагы “Фронт корреспондентлары җыры” дәвам итә. Әлеге җырны хәрби корреспондентларның гимны дип тә атап буладыр. Җыр тексты 1943 нче елда, военкор һөнәре үзенә бик таныш булган Константин Симонов тарафыннан иҗат ителгән. Көен Матвей Блантер язган. Җырны беренче булып Ростислав Плятт башкарган, әмма популярлык Утесов белән килгән. Цензура тыкшынуы аркасында җыр текстының берничә варианты барлыкка килгән. “Татар-информ” МА сайтында җырның бер варианты тәкъдим ителә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot