Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Фрейтлайнер” 9 йөк машинасына яннан бәрелгән
Республикада транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 23кә җитте
(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). 22 февраль көнне 15.10 сәгатьтә Сафоново – Помары юлының 5 нче чакрымында “ВАЗ-2112” машинасы белән идарә иткән 1990 елгы кеше, алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек тизлекне арттырган һәм каршы як юл хәрәкәте тасмасына чыгып, руленда 1979 елгы зат булган “DAF” автомобиленә бәрелгән. “Уникеле” рулендәге кеше Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә озатылган, аның 1990 һәм 1991 елгы пассажирлары һәлакәт урынында җан биргән.
Аннан алдарак, 22се көнне 16.40 сәгатьтә Мәскәү – Чиләбе юлының 1271 нче чакрымында, Баулы турысында, “Фрейтлайнер” машинасы белән идарә иткән 1954 елгы кеше, шулай ук тизлеген арттырып һәм юлдагы метеорологик халәтне исәпкә алмастан, машина белән идарәсен югалткан. Нәтиҗәдә, каршы як юл хәрәкәтенә чыккан һәм 9 йөк машинасына (2 “Скания”, “MAN”, “Вольво”, “Мерседес”, “Петербилт”, ЗИЛ”, “КАМАЗ”, “МАЗ”) яннан кырылып-бәрелеп барган. Һәлакәттә имгәнеп-җәрәхәтләнеп, “Фрейтлайнер” машинасындагы кеше Баулы район үзәк хастаханәсендә үлеп киткән, 1977 елгы пассажиры әле хастаханәдә, дип хәбәр итә республика ЮХИДИ идарәсе.
Февральның 23 көнендә республика юлларында транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны 23кә җитте, имгәнүчеләр-җәрәхәтләнүчеләр – 346.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз