news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Француз теленә тәрҗемә ителгән татар китаплары Франциядә сатыла башлаган

«Хәзерге татар прозасы антологиясе» һәм Ленар Шәехнең хикәяләр җыентыгы Парижның L’Harmattan нәшриятында һәрберсе 1500 данә тираж белән чыккан. Алар Мәскәү Тәрҗемә институтының грантына нәшер ителгән.

Француз теленә тәрҗемә ителгән татар китаплары Франциядә сатыла башлаган
Ленар Шәех

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Парижның L’Harmattan нәшриятында татар язучыларының ике китабы француз теленә тәрҗемәдә дөнья күрде. Хәзер аларны Франциядәге китап кибетләреннән, нәшрият сайтыннан, интернет сайтлардан басма һәм электрон вариантларда сатып алырга мөмкин.

Беренчесе — «Хәзерге татар прозасы антологиясе» (төзүчесе — Ленар Шәех), икенчесе — язучы, шагыйрь Ленар Шәехнең хикәяләр җыентыгы. Китаплар Мәскәү Тәрҗемә институтының гранты нигезендә тәрҗемә ителгән. Һәрберсе 1500 данә тираж белән чыккан.

«Беренче китапта бүгенге көндә җиң сызганып иҗат итүче алты язучының өчәр хикәясе урын алды. Өлкән буыннан — Галимҗан Гыйльманов, Фирүзә Җамалетдинова, Ркаил Зәйдулла; яшьрәкләрдән — Ленар Шәех, Айсылу Имамиева һәм Рөстәм Галиуллин», — дип сөйләде Ленар Шәех «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ике китапның да тәрҗемәчесе — Кристоф Тронтин. Антологиянең сүз башы авторы — төрек чыгышлы галим Тимур Мөхетдин, Ленар Шәех китабыныкы — шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, «Коръән»не поляк теленә тәрҗемә иткән Польша татары Муса Чахаровский.

«Әлеге китаплар галим, тәрҗемәче, L’Harmattan нәшриятында „Рус горизонтлары“ сериясе директоры Филипп Юркович тырышлыгы белән басылды. Ул хәзерге татар әдәбияты белән кызыксына. Мине исә 2017 елда Лондонда инглиз телендә дөнья күргән „One of You“ исемле китабым аша эзләп тапты һәм антология эшләү тәкъдимен әйтте», — диде Ленар Шәех.

Аның фикеренчә, татар әдәбияты дөньяга чыгарга тиеш. «Нәтиҗәсе хәерле булды, Аллаһка шөкер. Мин Филипп Юрковичка, Тәрҗемә институты директоры Евгений Резниченкога, L’Harmattan нәшриятына рәхмәтле», — диде ул.

Ике китапта да Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык рәссамы Ильяс Айдаровның картиналарыннан репродукцияләр кулланылган. Тышлыкта да аның рәсемнәре файдаланылган.


L’Harmattan нәшрияты — иң зур француз нәшриятларының берсе. Ул 1975 елда ачылган. Дөнья күргән китаплар саны буенча Франциядә беренче урында тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100