news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Француз сәяхәтчесе татарларның милли үзаңы һәм Мәрҗани турында авторлык тапшыруы әзерләгән

Тапшыру Казанның Мәрҗани мәчетендә төшерелгән.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шиһабетдин Мәрҗани милләтнең беренче билгесе дип телне санаган, дип аңлатты философия фәннәре докторы Айдар Юзеев француз сәяхәтчесе һәм журналисты Пьер Кристиан Брошега татарларның милли үзаңына багышланган тапшыруда.

Пьер Кристиан Брошеның “Культура” каналында чыгып килә торган «Моя любовь - Россия!» дип аталган авторлык тапшыруының чираттагысы – кичә күрсәтелгәне - «Быть татарином» дип атала иде. Телетапшыру татарның бөек мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанига һәм аның контекстында татарларның милли үзаңы үзенчәлекләренә багышланган.

Тапшыру Казанның Мәрҗани мәчетендә төшерелгән. Тапшыруның кунагы – философия фәннәре докторы Айдар Юзеев.

Пьер Кристиан Броше тапшыруны “Дөньяга ачык булыргамы әллә үз-үзеңне саклап калу өчен ябылырга кирәкме?” дигән сораудан башлады. Алга таба философия фәннәре докторы Айдар Юзеев, “Мәрҗани йорты” проекты җитәкчесе Гүзәл Шакирова, Татарстан Милли музее фәнни хезмәткәре Ләйлә Ихсанова Мәрҗани турында сөйләде.

“Мәрҗани XIX гасыр татар җәмгыятендә нәрсәне үзгәртә алган? Бу бүген сизеләме?” – дип сорады Пьер Кристиан Броше Айдар Юзеевтан. “Мәрҗани дин эшлеклесе генә түгел, мәгърифәтче дә булган. Мәгърифәтче - ул дөньяга ачык булуын тоемлау. Татарлар заманча фәнни белемгә омтылалар һәм шул ук вакытта Россия җәмгыятендә татар булып калырга тырышалар”, - дип ышандырды аны әңгәмәдәше.

Мәгълүмат өчен. Пьер Кристиан Броше рус рәссамы Анна Голицынага өйләнгән һәм озак еллар Мәскәүдә яши. Ул Россиянең төрле төбәкләрендә булып, үзенең авторлык тапшыруын әзерли. Пьер Кристиан Броше Татарстанга кадәр Уралда һәм Чукоткада, Алтайда һәм Якутиядә, Башкортстанда һәм Мордовиядә булырга өлгергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100