Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Француз фотографы Реми Кервейанның күргәзмәсе Казанда Әмир Мәҗитов музеенда ачыла
“Моря Реми” – күргәзмәнең темасы шундый
(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Француз фотографы Реми Кервейанның “Моря Реми” дигән фотокүргәзмәсе 1 октябрьдән Казанда Әмир Мәҗитов музеенда эшли башлый. Автор эшләрен Россиядә моңа кадәр Чабаксар, Йошкар-Ола һәм башка шәһәрләрдә оештырылган күргәзмәләрдә тәкъдим иткән. Реми Кервейан Россия буенча сәяхәт итәргә ярата, ул Казан каласын да читләтеп үтмәгән.
Казандагы “Моря Реми” күргәзмәсендә Испания, Франция һәм Португалиядә төшерелгән диңгез тематикасына багышланган 35 фотография тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә фоторәссамның талантын һәрьяклап ачып бирә. Аның романтик нәфис пейзажы, ул төсле булсынмы, яки ак-карамы, үзенең гадилеге һәм үтә күренмәлеге белән игътибарны җәлеп итә. Автор дөньяга хозурланган рәссам күзлегеннән карый. Ул комда, болытларда, дулкыннарда, көймәдә – һәр нәрсәдә матурлык таба.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе мэрия сайты аша хәбәр иткәнчә, күргәзмә октябрь буе эшли. Анда керү – бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз