Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Франциянең “Vernet Behringer” компаниясе Татарстанны бораулау комплексы белән тәэмин итәчә
1882 елдан бирле металл конструкцияләре җитештерүчеләр өчен җиһазлар чыгаручы “Vernet Behringer” бу өлкәдә танылган эксперт буларак билгеле
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген “Ак Барс Металл” ҖЧҖ белән Франциянең “Vernet Behringer” компаниясе арасында бораулау комплексы белән тәэмин итү турындагы килешү имзаланачак. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
1882 елдан бирле металл конструкцияләре җитештерүчеләр өчен җиһазлар чыгаручы “Vernet Behringer” компаниясе бу өлкәдә танылган эксперт буларак билгеле. Компанияне 2004 елдан бирле Паскаль Дени җитәкли.
Компания җитештерә торган кайбер төрдәге автоматик линияләрнең әлегә дөньяда тиңе юк. Биредә чыгарыла торган транспорт системалары югары җитештерүчәнлеге белән аерылып торган автоматлаштырылган комплекслы системалар төзеп, аларны аз санда персонал җәлеп итеп кенә гамәлгә кертү мөмкинлеген бирә. Әлеге компания продукциясе Россиягә 1996 елдан бирле кертелә. 2005 елда МЕГАТЭК компаниясе белән ике арада Россиядә Франция компаниясе җиһазларын сату буенча хезмәттәшлек килешүе имзаланган иде. Шул вакыттан бирле Россия базары әлеге Ауропа компаниясе өчен өстенлекле булып санала. Продукцияне сатуда яңа дәрәҗәгә дә ирешелгән. Сату күләме арта, бу җиһазларга хезмәт күрсәтү буенча сервис үзәкләре төзелә. 2005 елдан башлап “Vernet Behringer” Россия заказчыларын төрле типтагы 22 автоматик линия белән тәэмин иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз